Биографиясе

1936 елның 31 июле, Удмурт АССРның Сарапул шәһәре — 2002 елның 13 декабре, Казан.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1959), «Татнефтегеофизика» трестында эшли.

1961–1970, 1980–2002 елларда ЦНИИгеолнерудта, әйдәп баручы фәнни хезмәткәр (1992 елдан).

1970–1980 елларда Индустриаль институтта (Ухта шәһәре), геофизика кафедрасы мөдире (1978 елдан).

Хезмәтләре руда булмаган файдалы казылмалар һәм җир асты байлыкларын эзләүдәге геофизик алымнарга карый. Кузнецов җир кабыгы, лито- һәм тектоносфераның геотектоник халәте суммар күрсәткечләре нигезендә төбәкләрнең җир асты төзелеше үзенчәлекләрен бәяләү системасын тәкъдим итә.

Идел-Урал төбәге, шул исәптән ТР территориясенең тирәнлек төзелеше картасын төзи.

Хезмәтләре

Карта рельефа поверхности дорифейского фундамента Восточно-Европейской платформы. М., 1985 (автордаш);

Применение послойного сейсмоскоростного профилирования при поисках самородной серы // Разведка и охрана недр. 1987. № 10 (автордаш);

Глубинное строение Республики Татарстан в связи с прогнозно-поисковой оценкой на алмазы. К., 2002.

Автор — Е.В.Кузьмина