Биографиясе

1918 елның 20 ноябре, хәзерге Орёл өлкәсенең Покровск районы Верхососна авылы — 1995 елның 9 декабре, Казан.

1937 елда Орёл финанс-икътисад техникумын тәмамлаганнан соң, саклык кассасы бухгалтеры (ТАССРның Ширәмәт районы) булып эшли.

1939 елда, Казан финанс-икътисад институтында укыган җиреннән үзе теләп совет-фин сугышына китә, Бөек Ватан сугышында катнаша.

1947 елда Казан финанс-икътисад институтын тәмамлап, Казан авыл хуҗалыгы институтында эшли. Институтта сәяси икътисад кафедрасын оештыруда башлап йөри һәм аның белән 30 ел дәвамында җитәкчелек итә (1954–1984), 1984 елдан шул кафедраның консультанты, бер үк вакытта, 1993 елдан ТР ФАнең Татар энциклопедиясе бүлеге (1994 елдан институт) өлкән фәнни хезмәткәре.

Хезмәтләре аграр мөнәсәбәтләрне камилләштерү, авыл хуҗалыгында матди кызыксындыру һәм хезмәтнең нәтиҗәлелеген күтәрү мәсьәләләренә карый.

Фәнни-тикшеренү эшләрен координацияләүнең Идел буе советы икътисадчы-аграрийлар секциясе җитәкчесе.

20 елдан артык телевидениедән аграр икътисад мәсьәләләренә караган тапшырулар циклын алып бара.

Бүләкләре

ТР Дәүләт бүләге лауреаты (2011). 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының алтын медале, ТАССР ЮС Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Пути снижения издержек колхозного производства. К., 1958;

Денежная оплата труда в колхозах Татарии. К., 1960;

Интенсификация и трудовые ресурсы колхозов. К., 1974 (автордаш);

Село: дела и проблемы. К., 1986;

АПК Татарии: проблемы и пути решения. К., 1990.

Әдәбият

Зиятдинов Ф.С. Увековечим память учёного // Актуальные проблемы экономического развития регионов России: Материалы науч.-практ. конф. К., 2004.