Биографиясе

1918 елның 24 июле, Түбән Новгород — 1996 елның 25 июле, Казан.

Горький университетын тәмамлый (1941).

1941–1949 елларда тоткынлыкта була, ГУЛАГның гидролиз-чүпрә заводында (Горький өлкәсе) химия производствосы цехы башлыгы, техник җитәкче булып эшли.

1947 елдан Ухта нефть эшкәртү заводы лабораториясенең фәнни-тикшеренү төркемендә, 1956 елдан Үзәк фәнни-тикшеренү лабораториясе (хәзер РФ Табигый ресурслар министрлыгының Ухта геология экспедициясе) мөдире.

1958 елда аклана.

1966 елдан РФА КГҮнең Органик һәм физик химия институтында, нефть химиясе лабораториясе мөдире (1979 елга кадәр).

Фәнни эшчәнлеге

Курбский Татарстан һ.б. төбәкләрдәге 150 елдан артык чыганактагы нефть һәм битумнарның геохимик һәм химик составын һәм үзлекләрен өйрәнә.

Россия нефтен классификацияләү принципларын тәкъдим итә.

Нефтьнең геохимик типларын идентификацияләү ысулларын эшли. Аның җитәкчелегендә җилләнеп ашалган, биодеградирланган, икенчел күкертләндерелгән нефтьләрне идентификацияләү методикасы; битумогенез линиясе продуктларын экспресс классификацияләү методикасы, калдык нефтьне өйрәнү программасы эшләнә.

Курбский җитәкчелегендә башкарылган эшләр ТРның нефть чыгаруны арттыру буенча максатчан комплекслы программасына кертелә һәм «Татнефть» АҖдә яңа нефть чыганакларын разведкалау проектын төзегәндә файдаланыла.

Хезмәтләре

О некоторых закономерностях состава и свойств углеводородной части нефтей // Происхождение нефти и газа и формирование их месторождений. М., 1972;

Геохимия нефтей Татарии. М., 1987;

Состав и свойства пермских битумов Татарии в зависимости от характеристик вмещающих их отложений // Геохимия. 1993. № 12 (автордаш).

Әдәбият

Каюкова Г.П., Романов Г.В., Нигмедзянова Л.З. Глеб Петрович Курбский (к 85-летию со дня рождения) // Институт органической и физической химии им. А.Е.Арбузова: Ежегодник–2003. К., 2004.

Автор — В.Г.Абзалова