Эчтәлек

Биографиясе

1929 елның 5 июле, Украина ССРның Донецк өлкәсе «Червона Зирка» шахта поселогы —  1980 елның 3 гыйнвары, Чабаксар шәһәре.

1950 елда Казан химия-технология институтын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли.

1956 елдан Кинофотоматериаллар фәнни-тикшеренү институтының Казан филиалында лаборатория мөдире, 1962 елдан СССР ФАнең Казан филиалы Химия институтында полимерлар лабораториясе мөдире.

1964–1969 елларда Физик проблемалар фәнни-тикшеренү институтының бионика бүлеге мөдире (Мәскәү), бер үк вакытта Мәскәү электрон техника институты профессоры.

1969 елдан Чуаш университетының органик химия кафедрасы мөдире.

Хезмәтләре фосфорорганик кушылмалар химиясенә карый. Кухтин өчвалентлы фосфор кислотасы эфирларының тулы булмаган бәйләнешле альдегидлар, кислоталар, дикетоннар белән реакцияләрен эшкәртә, фосфорлы буягычлар (шул исәптән полиметин) ала һәм җитештерүгә кертә.

Уйлап табуга 70 авторлык таныклыгы бар.

Автор — В.Г.Абзалова