Биографиясе

1918 елның 14 гыйнвары, Казан — 1984 елның 7 феврале, шунда ук.

1942 елда Казан медицина институтын тәмамлагач, шунда ук балалар йогышлы авырулары кафедрасында (бер үк вакытта, 1942–1945 елларда эвакуация госпиталендә) эшли, 1955–1980 елларда балалар йогышлы авырулары кафедрасы мөдире, профессоры.

Хезмәтләре балаларда йогышлы авыруларның актуаль мәсьәләләренә карый (шул исәптән прививка ясалган балаларда дифтерия). Кудрявцева тикшеренүләре чистартылган ассоциаләнгән вакциналарның дәвамлы иммунитет булдыруын, дифтериягә каршы тотрыклылыкны арттыруын ачыклый, бу исә аларны СССРда дифтерия иммунопрофилактикасы гамәленә күпләп кертергә ярдәм итә. Кудрявцева респиратор вируслы йогышлы авыруларны дәвалау өчен яңа фосфорорганик кушылмаларга клиник тикшеренүләр үткәрә. Казанда дифтериягә диагноз кую стационарын — ТАССРда һәм Урта Идел буе төбәгенең башка республикаларында дифтериягә каршы көрәш оештыру-методик үзәген (1958) оештыра.

Хезмәтләре

 Клинико-этиологическая характеристика вирусно-бактериальных пневмоний у детей и принципы их неотложной терапии // Казан. медицина журн. 1979. № 6;

Детские болезни. М., 1980 (автордаш).

Әдәбият

Профессор Нина Петровна Кудрявцева: Некролог // Казан. мед. журн. 1985. № 3.