Биографиясе

1850 елның 1 августы, Енисей губернасы, Минусинск өязе Сагайский авылы — 1931 елның 27 декабре, Томск шәһәре.

1873–1875 елларда Казан университеты медицина факультеты каршындагы фармацевтика курсларында укый; бер үк вакытта ботаника, зоология, химия, геология буенча лекцияләр тыңлый.

1879–1885 елларда Казан университеты Ботаника бакчасында бакчачы-галим.

1874–1876 һәм 1878 елларда — Пермь, 1880 елда — Казан, 1882 елда — Вятка, 1883 елда Түбән Новгород губерналарында ботаник-геогр. тикшеренүләр белән шөгыльләнә.

1885 елда Томскига — оешып килүче университетка бакчачы-галим хезмәтенә күчерелә, биредә исә үзе тарафыннан оештырылган ботаника бакчасын (коллекциянең нигезен Казан университеты Ботаника бакчасы үсемлекләре тәшкил итә) җитәкли (1928 елга кадәр). Бер үк вакытта, 1888 елдан университет музеенда һәм ботаника кабинетында җаваплы саклаучы. 1908 елдан ассистент, 1910 елдан ботаника кафедрасының штаттан тыш профессоры. «Алтай һәм Томск губернасы флорасы» («Флора Алтая и Томской губернии») хезмәтенең беренче 4 томы (1901–1907) өчен, 1909 елда диссертация якламыйча гына Казан университетының шәрәфле ботаника докторы дәрәҗәсенә лаек була.

1913 елдан Петербург ФА Ботаника музееның Себер гербарие мөдире һәм кече ботанигы.

1917 елда Томскига кайта. Томск университетының ботаника кафедрасын һәм гербариен (1924 елдан) җитәкли, бер үк вакытта (1919 елдан) Себерне тикшерү институтының ботаника бүлегендә эшли.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре флористикага, систематикага һәм ботаник географиягә карый. Крылов, Үзәк Россияне, Себер, Алтай, Ерак Көнчыгышны өйрәнү максаты белән, 36 экспедиция оештыра.

«Алтай һәм Томск губернасы флорасы» («Флора Алтая и Томской губернии», т. 1–7, Томск, 1901–14) хезмәтендә, «Көнбатыш Себер флорасы» («Флора Западной Сибири», чыг. 1–12, Томск, 1927–64, автордаш) исеме белән чыккан 2 нче басмада тикшеренү нәтиҗәләрен гомумиләштерә, 3 меңнән артык үсемлек төренә тасвирлама бирелә һәм мәгълүмат киңәйтелә.

Көнбатыш Себер далалары үсемлекләр дөньясының классификациясен төзи. Үсемлек бергәлекләре турында тәгълимат төзүчеләрнең берсе.

Фитогеографик тикшеренү алымнары һәм мәсьәләләре буенча хезмәтләр авторы.

Илнең көнчыгышында иң зурлардан һәм Себердә беренче булган ботаника мәктәбенә нигез салучы.

Истәлеге

Үсемлекләрнең 50 гә якын төренә һәм Томск университетының үзе нигез салган (1933) Ботаника бакчасына Крылов исеме бирелгән.

Хезмәтләре

Материалы к флоре Пермской губернии // Тр. Об-ва естествоиспытателей при Казан. университете. 1876. Т. 4, вып. 6; 1881. Т. 9, вып. 6; 1882. Т. 11, вып. 5; 1885. Т. 14, вып 2;

Тайга с естественно-исторической точки зрения. Томск, 1898; К вопросу о колебании границ между лесной и степной областями // Тр. бот. музея Петербург. АН. 1915. Т. 14.

Әдәбият

Памяти П.Н.Крылова (в связи с 100-летием со дня рождения) // Тр. Томского университета. Сер. биол. 1951. Т. 116;

Сергиевская Л.П. Порфирий Никитич Крылов. Новосиб., 1952;

Выдающиеся отечественные ботаники. М., 1957; Марков М.В. Ботаника в Казанском университете за 175 лет. К., 1980.                      

Автор — А.П.Ситников