Биографиясе

1905 елның 5 марты, Сембер шәһәре — 1966 елның 23 июне, Казан.

1928 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, ТАССР Мәгариф халык комиссариатында эшли.

1931–1944 елларда Казан университетында.

1944 елдан Казан авиация институтында, югары математика кафедрасы мөдире (1963 елдан).

Хезмәтләре дифференциаль тигезләмәләр теориясенә карый. Крылов Гаусс системасын тикшерү буенча күп эшли: каноник матрицаларның төркемен билгеләү һәм аларны төзү, Риман проблемасын каноник рәвештә чишү һ.б.

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре  

Определение группы системы Гаусса // Изв. физ.-математика об-ва и НИИ математики и механики при КГУ. 1937. Т. 9;

Построение канонических интегральных матриц системы Гаусса // Изв. физ.-математика об-ва и НИИ математики и механики при КГУ. 1940. Т. 12;

К вопросу о единственности решения проблемы Римана // Тр. Казан. авиац. института. 1959. Вып. 45.