- РУС
- ТАТ
(Kruszewski), тел галиме, гомуми һәм Һинд-Европа телләре белгече, чагыштырма тел белеме докторы (1883)
1851 елның 6 декабре, Луцк шәһәре, Украина — 1887 елның 31 октябре, Казан.
Казан лингвистика фәнни мәктәбе вәкиле, И.А.Бодуэн де Куртенэ шәкерте.
Варшава университетын тәмамлый (1875).
1875–1878 елларда Троицк гимназиясендә (Оренбург губернасы) классик телләр укыта. 1878 елдан Казан университетында, профессор (1883 елдан).
Тел үсешенең төп закончалыгы, Крушевский фикеренчә, «сүзләр дөньясының төшенчәләр дөньясы белән ярашуы»ннан гыйбарәт («Тел турында фәнни очерк» — «Очерк науки о языке», 1883). Крушевский телнең системалы һәм билгеләр белән аңлатылуын дәлилли һәм аның фонетик, семантик, морфологик тармакларын аерып күрсәтә (хәзерге тел белемендә — телнең 3 баскычы); телгә карата логика һәм психологиядә файдаланыла торган ассоциацияләр (бәйләнешләр) теориясен куллана. Крушевский ның охшашлык һәм янәшәлек буенча ассоциацияләр хакындагы идеясе хәзерге Россия һәм чит илләрнең тел белемендә — тел парадигмасы һәм синтагматикасы турындагы теориядә — үсеш ала. Крушевский ның фонетик чиратлашулар (альтернацияләр) теориясе В.В.Радлов тарафыннан төрки телләргә карата да кулланыла һәм үстерелә (1881).
Избранные работы по языкознанию. М., 1998.
Бодуэн де Куртенэ И.А.Николай Крушевский, его жизнь и научные труды // Избранные труды по общему языкознанию. М., 1963. Т. 1;
Байрамова Л.К. Варшавский период научной деятельности казанского профессора Н.В.Крушевского // Польские профессора и студенты в университетах России (XIX — начало XX в.). Варшава, 1995;
Николай Крушевский: Научное наследие и современность: Материалы междунар. науч. конф. «Бодуэновские чтения». К., 2002.
Автор — Л.К.Бәйрәмова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.