Биографиясе

1882 елның 9 июне, Казан — 1974 елның 21 сентябре, Мәскәү.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1904), шунда ук минералогия һәм геология кафедрасында эшли, бер үк вакытта Казан ветеринария институтында укыта.

1908, 1910, 1911 елларда Мюнхен шәһәрендә стажировка үтә.

1930 елдан Ленинград тау институтында файдалы казылмалар кафедрасы профессоры.

1933 елдан Руда чыганаклары геологиясе, петрография һәм геохимия институтында, тимер рудасы чыганаклары төркеме җитәкчесе (Мәскәү).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре руда чыганаклары геологиясенә карый. Кротов тарафыннан өйрәнелгән Урал тимер рудасы чыганаклары, аерым алганда, Хәлилов хром-никель-тимер рудасы чыганагы яңа тармак — сыйфатлы табигый-эретеп катыштырылган чуен-корыч металлургиясе барлыкка килүгә сәбәп була.

СССР ФА каршындагы Урал табигый ресурсларын мобилизацияләү комиссиясе әгъзасы (1942–1945), бер үк вакытта СССР Баш геология комитеты һәм Авыр сәнәгать халык комиссариатының Никель һәм кобальт сәнәгате баш идарәсе әгъзасы.

Бүләкләре

Дәүләт бүләге Хәлилов тимер-руда чыганагын ачканы өчен бирелә. Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре  

Доломиты, их образование, условия устойчивости в земной коре. К., 1925;

Дифференциация элементов при выветривании на примере Урала. М., 1959.

Әдәбият  

К 100-летию со дня рождения Б.П.Кротова // Литология и полезные ископаемые. 1982. № 5.