Биографиясе

1833 елның 11 июле, Тобол губернасы Төмән округы — 1910 елның 12 апреле, Казан.

Сәүдәгәрләр нәселеннән.

Казан университетын тәмамлый (1855).

1856–1857 елларда Казан уку-укыту округы попечителе канцеляриясендә өстәл башлыгы ярдәмчесе.

1857–1862 елларда Казандагы Беренче һәм Икенче ир балалар гимназияләрендә укытучы. Бер үк вакытта, 1858–1890 да (бүленеп), Казан университетында: 1861–1867 елларда адъюнкт, 1867–1868 елларда доцент, 1868–1883 елларда ординар профессор, 1885 елдан Рим хокукы кафедрасының атказанган профессоры; 1876–1883 елларда юридик факультет деканы, 1872–1876, 1885–1889 елларда ректор.

1879–1881 елларда Родионованың затлы нәсел кыз балалар институтында сыйныфлар инспекторы (Казан).

1883–1885 елларда Демидов юридик лицее директоры (Ярославль шәһәре).

1890 елдан Юстиция министрлыгы каршында консультация бүлеге әгъзасы һәм 1909 елга кадәр Петербург университетының Рим хокукы кафедрасы приват-доценты, 1875–1876 елларда Халык мәгарифе министрлыгы каршында 1863 елгы университет уставын яңадан карау комиссиясе әгъзасы.

Хезмәтләре Рим хосусый хокукына, милеккә хуҗа булу һәм аны сату-алу мәсьәләләренә карый. Казан игенчелек колонияләре һәм һөнәрчелек приютлары җәмгыятенең оештыручы-әгъзасы (1872) һәм рәисе (1872–1881).

Казан университеты каршындагы Юридик җәмгыятьнең оештыручы әгъзасы (1879) һәм рәисе (1879–1881).

Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенең хакыйкый (1886), Казан университетының шәрәфле әгъзасы (1891).

Хезмәтләре  

К учению о праве добросовестного владельца на плоды. К., 1866;

Сепарация как способ приобретения собственности добросовестным владельцем по классическому римскому праву. К., 1868.

Әдәбият  

Биографический словарь профессоров и преподавателей Императорского Казанского университета (1804–1904). К., 1904. Ч. 2;

Дормидонтов Г.Ф. Речь, сказанная на похоронах ... Н.А.Кремлёва. К., 1910;

Нольде А.Э. Н.А.Кремлёв: Некролог // Журн. М-ва нар. просвещения. Новая сер. 1911. Ч. 31;

Казанский университет (1804–1904): Биобиблиогр. словарь. К., 2002. Т. 1.

Автор — Е.Б.Долгов