Биографиясе

1875 елның 8 марты, Казан — 1935 ел, шунда ук.

1899 елда Казан университетын тәмамлагач, шунда ук, госпиталь хирургиясе клиникасында эшли.

1904–1905 елларда, табиб буларак, рус-япон сугышында катнаша.

1908 елда колак, тамак һәм борын авыруларын өйрәнү өчен чит илгә җибәрелә.

1909 елдан Казан университетында: 1911 елдан госпиталь хирургиясе кафедрасында приват-доцент. 1912 елдан прозектор, 1917 елдан топографик анатомия белән оператив хирургия кафедрасының ординар профессоры.

Гражданнар сугышы елларында Кызыл Хач лазаретларында һәм Казанның Шамов хастаханәсенең хирургия бүлегендә хирург.

1927 елда оператив хирургия һәм топографик анатомия укыту ысулларын өйрәнү өчен Германиягә җибәрелә.

1928–1930 елларда Казан университетының гомуми хирургия кафедрасы мөдире.

1931 елдан Казан медицина институтының пропедевтик хирургия клиникасы профессоры.

Хезмәтләре үзәктән читтәге нервлар регенерациясенә, аяк табанына һәм балтыр буынына операцияләр ясауга карый.

Хезмәтләре  

К учению о регенерации перифериче­ских нервов после повреждения их. К., 1907;

К лечению открытых переломов длинных трубчатых костей // Хирургия. 1911. Т. 29;

Новый способ временной частичной остеопластической резекции нижней челюсти для удаления рака языка // Казан. медицина журн. 1922. № 3.