- РУС
- ТАТ
шәркыятьче галим, Россия ФА академигы (1921), Россиянең Гарәп мәдәниятен өйрәнү мәктәбенә нигез салучыларның берсе
1883 елның 4 марты, Вильнюс шәһәре — 1951 елның 24 гыйнвары, Ленинград.
1905 елда Петербург университетын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли (бүленеп, 1908–1910 елларда Сүрия һәм Мисырда фәнни командировкада була), 1918 елдан профессор.
1918 елда СССРда Гарәп теле һәм әдәбияты белгечләре ассоциациясен оештыруны башлап йөрүче һәм ассоциациянең җитәкчесе.
Хезмәтләре Россия һәм чит илләрдә шәркыять белеме тарихы, шәрекъ мөселман илләре тарихы һәм географик әдәбияты, классик һәм хәзерге заман гарәп теле, әдәбияты, тарихы һәм мәдәнияте өлкәсенә карый. Коръәнне рус теленә тәрҗемә итә (М., 1963).
Ике Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Абу-л-Фарадж ал-Вава Дамасский. Материалы для характеристики поэтического творчества. П., 1914;
Над арабскими рукописями. М.–Л., 1949;
Очерки по истории русской арабистики. М.–Л., 1950;
Введение в эфиопскую филологию. М.–Л., 1955;
Избр. соч.: В 6 т. М.–Л., 1955–60.
Игнатий Юлианович Крачковский. М.–Л., 1949;
Беляев В.И., Винников И.Н. Память академика И.Ю.Крачковского // Палестинский сборник. Л., 1954. Вып. 1;
Долинина А.А. Невольник долга. СПб., 1994.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.