Биографиясе

1885 елның 19 апреле, Самара губернасы, Яңа Узен өязе Борисоглебовка авылы —  1948 елның 14 мае, Казан.

В.С.Груздев шәкерте.

1910 елда Казан университетын тәмамлагач, Цивиль өязендә табиб хезмәтендә.

1912 елдан акушерлык-гинекология клиникасында дәвалаучы, бер үк вакытта 1919–1924 елларда Казан университетының медицина факультетында укыта.

1925 елдан Омск медицина институты профессоры.

1930–1948 елларда Казан ГИДУВында, 1 нче акушерлык һәм гинекология кафедрасы мөдире, 1942–1944 елларда ректор, бер үк вакытта акушерлык клиникасы директоры.

Хезмәтләре гинекологик операцияләр һәм бала тудыру вакытында анестезия техникасын камилләштерүгә карый. Козлов аналыктан читтә балага узу, акушерлыкта кан китүне, агулануны, җенес органнары шешләрен өйрәнә.

Хезмәтләре

О токсикозах при внематочной беременности // Тр. Казан. ГИДУВа им. В.И.Ленина. 1935. Т. 4;

Внематочная беременность // Неотложная хирургия живота. К., 1947 (автордаш).

Әдәбият

Сидоров Н.Е. И.Ф.Козлов: Некролог // Акушерство и гинекология. 1948. № 5.