Биографиясе

1937 елның 19 июне, Киев — 2015 елның 30 августы, Чаллы шәһәре.

1959 елда Казан университетын тәмамлый.

1964–1982 елларда Казан университетының Математика һәм механика фәнни-тикшеренү институтында эшли.

1982 елдан Кама политехник институтында (Чаллы шәһәре; 2012 елдан Казан (Идел буе) федераль университеты составында) югары һәм гамәли математика кафедрасы мөдире, бер үк вакытта, 2000 елдан проректоры. Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре гидромеханикага карый.

Сыеклыкның ирекле өслекле агымнарын, сызыкча бүленгән корылмалар шартлау теориясен, градиенты үзгәрешле фильтрлаштыру, тигезләнешсез газ динамикасы һәм металларны электрохимик формалаштыру теориясен тикшерә.

Хезмәтләре  

Об одном случае струйного течения идеальной жидкости // Изв. вузов. Математика. 1976. № 2;

Нелинейные задачи теории струйных течений тяжёлой жидкости. К., 1978 (автордаш);

Плоские стационарные задачи фильтрации жидкости с начальным градиентом. К., 1978 (автордаш).