Биографиясе

1809 ел, Курск губернасы, Суджа шәһәре — 1879 елның 28 мае, Казан.

1828 елда Харьков университетын тәмамлаганнан соң, Дерпт профессорлар институтына математиклар М.Ф.Бартельс һәм В.Я.Струве җитәкчелегендә эшләү өчен җибәрелә, 1833–1835 елларда Берлинда Я.Штейнер һәм Л.Дирихле лекцияләрен тыңлау өчен командировкада була.

1835 елдан Казан университетында: гамәли математика кафедрасында укытучы, экстраординар (1837 елдан), ординар (1838 елдан) профессор, физика-математика факультеты деканы (1839–1862), атказанган профессор (1863).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре механикага карый.

Котельниковның саф һәм гамәли математика буенча лекцияләре күпсанлы тыңлаучыларны үзенә җәлеп итә. Университет архивында аның аудиториядә һәм халык алдында ясаган чыгышлары, шул исәптән Н.И.Лобачевскийның нәевклид геометриясенә бәя бирелгән «Математикага каршы бару турында» («О предубеждении против математики», 1842) чыгышы текстлары сакланган.

Котельников фәнни җәмгыятьләрнең, шулай ук Казанны төзекләндерү буенча комиссияләрнең эшендә актив катнаша.

Хезмәтләре 

О численном значении некоторых сумм // Уч. зап. Казан. университета. 1848. Т. 4.

Әдәбият 

Котельникова Е.П., Суворов Ф.М. П.И.Котельников (1809–1879). К., 1887;

Биографический словарь профессоров и преподавателей Императорского Казанского университета (1804–1904). К., 1904. Ч. 1.