Биографиясе

1899 елның 16 августы, Казан — 1937 елның 1 августы, шунда ук.

Казан университетын тәмамлый (1922); укыган вакытта эшчеләр факультетына нигез салучыларның берсе, аның оештыру бюросы әгъзасы, эшчеләр факультетында президиум секретаре (1922 елга кадәр), мөдир (1926 елга кадәр) булып эшли.

Бер үк вакытта Шәрекъ педагогия институтының марксизм һәм политэкономия кафедрасында (1922–1923), Казан политехник институтында (1923–1925), Татар коммунистик университетында (1924–1925), Казан авыл хуҗалыгы һәм урманчылык институтында (1925 елдан; 1926–1928 елда ректор, 1926 елдан профессор) эшли.

1926 елдан Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте рәисе урынбасары, Шәрекъ педагогия институты каршындагы мари халкын өйрәнү җәмгыяте советы әгъзасы, Татарстан архив идарәсе комиссары, Казанда чыгып килүче көндәлек матбугат һ.б. төрле басмаларның мөхәррире һәм редколлегия әгъзасы («Голос пролетарского студенчества», «Казанский библиофил»).

1921–1926 елларда ИСТПАРТ уполномоченные (Казан подкомиссиясе рәисе).

1927 елның декабрендә «троцкийчы-зиновьевчы оппозицион агым»да катнашуда гаепләнеп, партиядән чыгарыла (1928 елда яңадан партиядә торгызыла).

1930 елдан Татарстан фәнни-тикшеренү икътисад институтының директоры урынбасары.

Казан университеты һәм эшчеләр хәрәкәте тарихы буенча хезмәтләре бар. 1933 елда репрессияләнә, 3 елга хөкем ителә (Казакъстан лагерьларында була), 1936 елның февралендә «Ухтпеглаг» лагерена 5 елга ябыла (Алма-Ата), 1936 елның декабрендә Казан төрмәсенә күчерелә (кара «Троцкийчыларның контрреволюцион-террорчылык оешмасы» эше); атып үтерелә; үлгәннән соң аклана.

Хезмәтләре

 Рабочее законодательство Третьей Государственной Думы. К., 1925;

Казанские рабочие перед Октябрьской революцией. К., 1928;

Василий Константинович Магницкий и его труды 1839–1901 гг. Чебоксары, 1929;

Национальное движение в Волжско-Камском крае: Национальные съезды в период Временного правительства. К., 1929;

Казанский государственный университет им. В.И.Ульянова-Ленина за 125 лет. 1804/05–1929/30: В 2 т. К., 1930;

Казанское студенчество в народнический период. К., 1930.

Әдәбият

Литвин А.А. Корбут Михаил Ксаверьевич (1899–1937) // Возвращённые имена. К., 1990;

Ключевская Е.П. Забытая графическая сюита // Татарстан. 1996. № 9.

Автор – Е.С.Маслова