Биографиясе

1923 елның 4 октябре, Эстония, Таллин шәһәре — 1991 елның 23 октябре, Владивосток шәһәре.

1951 елда Киров педагогия институтын тәмамлаганнан соң, Киров, Уржум, Слободской шәһәрләрендә физика фәнен укыта.

1958 елдан Казан университетында.

1961 елдан СССР ФАнең Казан филиалы Физика-техника институтында, теоретик физика секторы, квант акустикасы бүлеге (1968–1973) мөдире.

1973 елдан Калининград университетында теоретик физика кафедрасы мөдире.

1975 елдан СССР ФАнең Тын океан океанология институтында (Владивосток шәһәре) квант океанологиясе бүлеге мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре радиоспектроскопиягә, магнитик квант акустикасына, когерент һәм нәсызыкча оптикага, гравитация, океанология, геофизикага карый. Копвиллем фонон мазеры (бергәләп, 1962), яктылык кайтавазы (бергәләп, 1962) күренешләрен фаразлый. Магнитик квант акустикасының физик принципларын, квант океанологиясе нигезләрен эшли. Сегнетоэлектрикта озакка сузылган полярлашкан кайтавазны, төш спин-системаларында тавышның үтә нурланышын, пыялаларда һәм аморф җисемнәрдә кайтавазны таба; океаник тирәлек параметрларын (су молекулаларының протон релаксациясе вакытларын, акустик нәсызыкчалык параметрларын, диңгез суында парамагнитик ионнар коэффициенты), атмосфераның электр кырын һәм аның ди­электрик үтешлелеген, Җирнең мәҗбүри үзнурланышын һәм үзтирбәнүләр фонын билгели.

«Параэлектрик резонанс» («Параэлектрический резонанс», М., 1982), «Полярлашкан кайтаваз» («Поляризационное эхо», М., 1985) монографияләре авторларының берсе.

Хезмәтләре

Световое эхо и перспективы его применения в науке и технике // Изв. АН СССР. 1973. Т. 37, № 10;

Когерентность в физике, сейсмике и биологии // Изв. АН СССР. 1989. Т. 53, № 12;

Оптическое эхо-ускорение частиц, эхо-разделение изотопов и стимулирование когерентных химических эхо-реакций // Световое эхо и проблемы когерентной оптики. Куйбышев, 1990;

Acoustic Super­radiance // Adv. Mol. Relax. Processes. 1976. V.8, № 4 (автордаш).

Автор – Р.Г.Усманов