- РУС
- ТАТ
1887 елның феврале, хәзерге Краснодар краеның Усть-Лаба станицасы — 1947 ел, Казан.
Кадетлар корпусын (1904) һәм артиллерия училищесен (Воронеж шәһәре, 1906) тәмамлаганнан соң хәрби хезмәттә, Беренче бөтендөнья сугышында катнаша. 1916 елдан Сестрорецк корал заводында.
1919 елда Артиллерия академиясен (Петроград) тәмамлый, Охта химия заводында эшли.
1926 елдан Самара химия заводында: сынау һәм тикшеренүләр бүлеге мөдире, фәнни-тикшеренү лабораториясе мөдире.
1933 елда Шостка химия-технология институтында хәрби дисциплиналар кафедрасы мөдире.
1934 елдан Казан химия-технология институтында, азот кушылмалары технологиясе һәм химиясе кафедрасы мөдире, профессор (1938).
Кондрацкий шартлаткыч матдәләр характеристикаларын (шартлау җылылыгы, детонация тизлеге, тыгызлык, бәрүгә карата сизгерлек), аларның химик составы һәм төзелеше белән үзара бәйләнешен өйрәнә.
29 фәнни хезмәт авторы.
Автор – В.Г.Абзалова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.