Биографиясе

1897 елның 9 мае, Саратов губернасы, Кузнецк өязе Иске Мачим авылы —1964 елның 10 декабре, Ленинград.

1924 елда Казан авыл хуҗалыгы һәм урманчылык институтын (шул ук елда — Казан университетының физика-математика факультетын) тәмамлый, шунда ук эшли.

1932–1949 елларда Идел буе урман-техник институтында (Йошкар-Ола шәһәре), урманчылык кафедрасы мөдире (1938 елдан). Бер үк вакытта, 1937 елдан Татарстан урман-тәҗрибә станциясендә өлкән фәнни хезмәткәр.

1949 елдан Урал урман-техник институтында, 1953 елдан — Ленинград урман-техник академиясендә.

Хезмәтләре урман экологиясенә карый. Урман һәм урман хуҗалыгы чаралары тәэсирендә үзгәрүчән әйләнә-тирә мохиттәге бәйләнешләрне ачыклау буенча тикшерүләр үткәрә.

Урман техникумнары өчен урманчылык буенча дәреслекләр авторы, «Урманчылык фәне» («Лесоводство», М., 1936; Вып. 4. 1962) дөньяның 5 теленә тәрҗемә ителгән.

Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Живой почвенный покров в лесу. Вып. 1. Споровые растения. К., 1933 (автордаш);

Общее лесоводство с описанием лесных пород. М., 1944;

Лесоводство с дендрологией. М.–Л., 1954;

К вопросу повышения производительности таёжных лесов. Л., 1956.