Биографиясе

1897 елның 7(30) апреле, Сембер губернасы, Карсун өязе Красная Сосна авылы — 1979 елның 1 марты, Ленинград.

Н.И.Миславский шәкерте.

1924 елда Казан университетын тәмамлагач, шунда  ук эшли.

1939 елдан Сталинград, 1950 елдан Саратов медицина институтларының  гистология һәм эмбриология кафедралары мөдире. 1950-1974 елларда СССР  ФАнең И.П.Павлов исемендәге Физиология институтының морфология лабораториясендә  ми морфологиясе бүлеге җитәкчесе (Ленинград), бер үк вакытта  Ленинград университетының анатомия һәм гистология кафедрасы мөдире.

Колосов вегетатив нерв системасының һәм сизүчән нерв очларының нечкә  төзелешен; эчке әгъзалар иннервациясе закончалыкларын, үзәк һәм  үзәктән читтәге нерв системаларында синаптик бәйләнешләр  төзелешен өйрәнә, вегетатив ганглияләрдәге нейрогеннарда  рецепторлар барлыгын исбатлый. Лаборатория шартларында беренче  тапкыр рефлектор дуга субстраты барлыгын ачыклый, вегетатив  ганглияләрдә афферент нерв очларының нечкә төзелешен җентекләп  өйрәнә.

ЮНЕСКО каршындагы Баш миен тикшерү халыкара оешмасы  әгъзасы.

СССР МФАнең В.П.Воробьёв исемендәге бүләге лауреаты (1966), Ленин  ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, медальләр, шул исәптән СССР  ВДНХсы медале белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Некоторые главы по морфологии автономной нервной системы.  Саратов, 1948;

Иннервация внутренних органов и  сердечно-сосудистой системы. М.–Л., 1954;

Нервная система  пищеварительного тракта позвоночных и человека. Л., 1968.

Әдәбият

Алаев А.Н. Сперанская В.С. Зарубежные и отечественные  анатомы. Саратов, 1977.