Биографиясе

1902 елның 18 гыйнваре, Пенза губернасы Неклюдовка авылы —1986 елның 21 марты, Саратов өлкәсе Энгельс шәһәре.

Казан авыл хуҗалыгы һәм урманчылык институтын тәмамлаганнан соң (1929), Боровая урман тәҗрибә станциясендә (Оренбург өлкәсе), биредә Бозаулык наратлыгы үзенчәлекләрен өйрәнә, «Бозаулык наратлыгы» урман саклаулыгын оештыру инициаторы һәм проекты авторы, фәнни бүлек мөдире.

1948 елда дөньяда беренче булып поши фермасы оештыра (Печора-Илыч саклаулыгы), аны 1962 елга кадәр җитәкли. 1962–1967 елларда Идел-Кама саклаулыгында эшли, саклаулык күрсәткечен төзүчеләрнең берсе.

Васильево урманчылыгы территориясендә (Яшел Үзән районы) Европаның урта полосасындагы иң зур (300–400 оя) колонияләрнең берсе булган соры челән колониясен (1983 елда табигать истәлеге булып билгеләнә) тасвирлый (1977).

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Бузулукский бор. Чкалов, 1940 (автордаш);

Опытная лосеферма. Сыктывкар, 1956; Экология лося // Тр. Печоро-Илычского гос. заповедника. 1959. Вып. 7.

Әдәбият

Гаранин В.И. Казанская школа экологов (А.А.Першаков и его окружение) // Татарстан. 1996. № 5;

Гаранин В.И. Евгений Павлович Кнорре (к 100-летию со дня рождения) // Тр. Волжско-Камского гос. природного заповедника. 2002. Вып. 5.                                  

Автор — В.И.Гаранин