Эчтәлек

1805 елның 23 ноябре, Герцберг шәһәре, Германия — 1879, Дрезден шәһәре.

Берлиндагы Иоахимшталь гимназиясендә укыта.

1832–1846 елларда Казан университеты профессоры; 1846 елда Изге Владимир университетына (Киев шәһәре) күчерелә, бер үк вакытта, 1855–1858 дә Затлы нәсел кызлар институтында физика укыта.

Хезмәтләре магнит һәм метеорология күренешләрен өйрәнүгә карый. Кнорр Казанда һәм Казан уку-укыту округында метеорологик күзәтүләрне үстерүгә мөһим өлеш кертә. Ул эшләгән елларда физик һәм химик тикшеренүләр өчен аерым бина төзелә, бина түбәсенә корылган метеорологик обсерваториядә Кнорр уйлап тапкан үзьязгыч термометр да була.

1858 елда ялга чыгып, Дрезденда яши.

Хезмәтләре

Выводы из барометрических и термометрических наблюдений в 1828–1833 гг. на метеорологической обсерватории Казанского университета. К., 1833;

Речь о пользе непрерывных метеорологических наблюдений. К., 1840.

Автор — Р.Г.Усманов