- РУС
- ТАТ
1903 елның 23 гыйнваре, хәзерге Украина Республикасы Запорожье өлкәсенең Мелитополь шәһәре — 1990 елның 1 июне, Казан.
Казан университетын тәмамлый (1928), М.Вахитов исемендәге Казан май комбинатында эшли (1928–1934, 1941–1948).
1934–1941 һәм 1960–1977 елларда Казан университетында, 1947–1960 елларда Казан ветеринария институтында (1956 елга кадәр нәорганик һәм аналитик химия кафедрасы мөдире).
Хезмәтләре нәорганик химиягә, фән тарихына карый. Ключевич металларны электрохимик оксидлаштыру юлы белән катализаторлар әзерләү ысулын тәкъдим итә. Юу матдәләре һәм майларны эшкәртү сәнәгате үсеше өлкәсендәге тикшеренү нәтиҗәләре «Россиянең матди мәдәнияте һәм халык хуҗалыгы тарихыннан. Борынгы заманнардан 1917 елга кадәр юу чаралары һәм майларны кабат эшкәртү» («Из истории материальной культуры и народного хозяйства России. Моющие средства и переработка жиров с древнейших времён по 1917 г.», 1971) монографиясендә бәян ителә.
Казан университетының күренекле химиклары турындагы хезмәтләр циклы өчен академик А.Е.Арбузов исемендәге истәлек медаленә лаек була.
История Казанского жирового комбината имени МуллаНур Вахитова (1855–1945). К., 1950;
Карл Карлович Клаус. К., 1972; Флавиан Михайлович Флавицкий. К., 1978.
Автор — В.Г.Абзалова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.