Эчтәлек

1933 елның 6 гыйнвары, Удмурт АССР Кизнер районы Иске Кузнерка авылы – 1990 елның 21 гыйнвары, Түбән Новгород шәһәре.

1956 елда Казан авиация институтын тәмамлагач, Златоуст, Пермь, Казан (1956–1964) шәһәрләренең оборона предприятиеләрендә эшли.

1964–1973 елларда Казан авиация институтында укыта.

1973–1982 елларда Киров политехника институты ректоры.

1982 елдан Горький политехник институтында, суднолар өчен энергия җайланмалары кафедрасы мөдире (1985–1989).

Клабуков транспорт һәм стационар энергетика комплексларын һәм аларның элементларын эксплуатацияләүнең нәтиҗәлелеген арттыру ысулларын һәм чараларын эшли. Югары уку йортлары чыгаручы «Проблемы повышения эффективности энергетических установок» (Энергетика җайланмаларының нәтиҗәлелеген арттыру проблемалары) фәнни хезмәтләр җыентыгы мөхәррире (1975-1989).

Әдәбият

Перенос энергии излучения высокотемпературных рабочих тел // Тепломассоперенос в телах и системах при различных граничных условиях. Омск, 1972 (соавтор).

Исследование переноса энергии излучения гетерогенных продуктов сгорания в объеме конечной цилиндрической геометрии // Труды V Всесоюзной конференции по тепломассообмену. Минск, 1976 (соавтор).

Радиационная характеристика полидисперсных систем сферических частиц. Горький, 1976 (соавтор).