1825, Пермь губернасы — 1880 елның 23 марты, Санкт-Петербург.

1844 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли: химик технология, аналитик химия һәм минералогия укыта, технология кабинетына нигез сала, 1848 елдан технология кафедрасы мөдире; бер үк вакытта, 1847–1853 елларда Родионованың затлы нәсел кыз балалар институтында бушлай табигый тарих фәнен укыта.

1857–1869 елларда Мәскәү университеты профессор, Мәскәү практик академиясе инспекторы була.

1860 еллар урталарыннан Хәрби министрлыкта хезмәт итә, 1867 елдан Баш интендант идарәсе каршындагы Техника комитеты рәисе.

Ясалма минераль сулар җитештерүне нигезли. Натрий карбонаты алу, шәм, стеарин, туң май җитештерү, сабын кайнату һәм тире эшкәртү технологияләрен эшли.

Җитештерүгә фәнни методикаларны кертү өчен, яшь технологлар мәктәбе булдыра. 1850 еллар башында технология буенча ачык лекцияләр циклы укый.

Казан икътисадчылар җәмгыяте эшчәнлегендә катнаша, «Записки Императорского Казанского экономического общества» журналын (1854–1861), «Промышленный листок» газетасын (1858–1859) редакцияли һәм нәшер итә.

Казанда беренче авыл хуҗалыгы күргәзмәсен үткәрүне (1852) башлап җибәрүче, Вятка күргәзмәсен (1854), Мәскәүдә Политехник күргәзмәне (1872) оештыручыларның берсе.

Ирекле икътисадчылар җәмгыятенең Зур алтын медале белән бүләкләнә (1857).

Киттарының васыяте буенча Казан университетында ул калдырган капитал процентыннан аның исемендәге 2 стипендия булдырыла.

Хезмәтләре

Очерк современного положения нужд русской мануфактурной промышленности. М., 1857;

Публичный курс товароведения: В 4 вып. М., 1860.

Әдәбият

Мусабеков Ю.С. Модест Яковлевич Киттары // Журн. прикладной химии. 1952. Т. 25, № 11;

Казанский университет (1804–2004): Биобиблиогр. словарь. К., 2002. Т. 1.

Автор — В.Г.Абзалова