Эчтәлек

1922 елның 1 гыйнварендә БАССРның Бүздәк районы Бүздәк авылында туган.

Мәскәү нефть институтын тәмамлаганнан соң (1951), шунда ук эшли.

1955 елдан Уфа нефть институтында, 1956 елдан Башкорт нефть фәнни-тикшеренү һәм проектлаштыру институтында.

1957 елдан ТатНИПИнефтьтә нефть чыганакларын эзләү лабораториясе мөдире.

1965–1971 елларда Гомель университетында нефть кафедрасын җитәкли, профессор (1969); 1972–1988 елларда Башкорт университетында геология һәм геоморфология кафедрасы мөдире.

Палеозой утырмаларындагы карбонат коллекторлар перспективасы һәм стратиграфик төзелеше, табигый ресурсларны рациональ файдалану нигезендә нефть запасларын исәпләү (шул исәптән Ромашкино, Яңа Елховой һ.б. чыганакларда), утырма катламнарның комплекслы анализы (геологик-геофизик, геохимик һәм гидродинамик) ысулларын эшләүдә катнаша.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Башкортостан: Краткая энцикл. Уфа, 1997.