1899 елның 27 сентябре, Казан губернасы, Мамадыш өязе Шомырбаш авылы — 1985 елның 30 мае, Ленинград.

Н.А.Миславский һәм А.Ф.Самойлов шәкерте.

1927 елда Казан университетын тәмамлагач, шунда ук эшли.

1930–1956 елларда Казан медицина институтында, 1936 елдан нормаль физиология кафедрасы мөдире, профессоры; бер үк вакытта 1948–1953 елларда СССР ФАнең Казан филиалы Казан биология институты директоры, эксперименталь биология секторы мөдире.

1957 елдан И.П.Павлов исемендәге1 нче Ленинград медицина институтының нормаль физиология кафедрасы мөдире.

Хезмәтләре нервлар эшчәнлегендә медиаторларның физиологик роле мәсьәләләренә карый. Кибяков дөньяда беренче булып нейрон­ара синапстагы ярсынулар тапшырылуда медиатрлар катнашын исбатлый, аларның үзәк нерв системасы һәм периферик органнарның функциональ торышын көйләүдәге ролен ачыклый (1933).

СССР ФАнең И.П.Павлов исемендәге бүләге (1949) бирелә.

Бөек Ватан сугышында катнаша. Ике Кызыл Байрак ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

 О гуморальных факторах во взаимоотношении между нейронами в симпатическом ганглии: Дис. ... К., 1939;

О природе регуляторного влияния симпатической нервной системы. К., 1950.

Әдәбият

Творческий путь А.В.Кибякова (к 60-летию со дня рождения) // Физиол. журн. СССР им. И.М.Сеченова. 1960. Т. 46, № 2.