Эчтәлек

1766 елның 1 декабре, Казан губернасы, Сембер провинциясе Михайловка авылы — 1826 елның 22 мае, Санкт-Петербург.

Татар морзалары нәселеннән.

Сембердә, Мәскәүдә белем ала. 1789–1790 елларда Көнбатыш Европа буйлап сәяхәттә була. Әдәби-публицистик «Московский журнал» (1791–1792), «Вестник Европы» журналларын (1802–1803) нәшер итә.

Рус сентиментализмына нигез салучы. Күпләгән әдәби һәм фәнни әсәрләр авторы («Бичара Лиза» — «Бедная Лиза», 1792; «Рус сәяхәтчесе хатлары» — «Письма русского путешественника», 1801; «Борынгы һәм яңа Россия турында язма» — «Записка о древней и новой России», 1811 һ.б.).

1803 елда император Александр I аны рәсми историограф итеп билгели.

Карамзин тарихка рациональлек һәм прагматик карашлар тарафдары була, узган вакыйгаларны өйрәнгәндә тарихи-чагыштыру алымы куллана. Аның карашынча, самодержавие, дәүләт белән идарә итү формасы буларак, Россиягә органик рәвештә туры килә. Шул карашка нигезләнеп, ватан тарихын периодларга бүлүне кертә (борынгы, урта, хәзерге чорларга бүлә). «Борынгы һәм яңа Россия турында язма»да ук Карамзин «Россия урта гасырларда ук инде Европага славяннар китергән һәм... озак еллар дәвамында монголлар белән элемтәбез аркасында ныгытылган борынгы Көнчыгыш гадәтләр кушылмасыннан гыйбарәт», дип билгеләп үтә, Көнчыгыш гореф-гадәтләренең һәм традицияләренең ил тарихына һәм мәдәниятенә йогынтысын ачып бирә.

Төп хезмәте — «Россия дәүләте тарихы» («История государства Российского», т.1–12; СПб., 1816–29) тулылыгы, нигезлелеге, фактлар һәм чыганаклар белән дәлилләнгәнлеге ягыннан аерылып тора. Карамзин татарларны Россиянең үсешен тоткарлауда гаепли, барыннан да бигрәк Батый хан явының һәм изүенең рус мәдәниятенә, рус дәүләтчелеге үсешенә бик зур зыян салуын билгеләп үтә. Аның фикеренчә, татарлар йогынтысы нәтиҗәсендә Борынгы Руська билгеле булган ирек һәм гражданлык хокуклары юкка чыга. Урда ханнарының хакимлек итүендә Карамзин уңай сыйфатлар да күрә: «шәһәрдәге артык иркенлекне бетерү һәм самодержавие урнаштыру». Ул изү астында да рус халкының православиесе кагылгысыз калуы турындагы фикерне әйтә. Карамзин «Тарих»ка бирелгән искәрмәләрдә бик күп документаль материаллардан өзекләр китерә, алар тарихи чыганакларның киң һәм күптөрле җыелмасы булып тора. Анда Урта Идел буеның дәүләт булып оешканга кадәрге хәле, Идел буе Болгар дәүләте, Алтын Урда һәм татар ханлыклары турында кыйммәтле мәгълүматлар бар.

Карамзин ватан тарихының гомуми барышын аңлауга да, аерым тарихи вакыйгаларны бәяләүгә дә күп яңалык кертә. Хезмәтнең мөһим сюжет линиясе — рус кенәзләре һәм патшаларының тышкы сәясәтен тасвирлау. Хезмәттә Россиянең хәрби яулары һәм Көнчыгыш илләре белән илчелек элемтәләре энциклопедик характер ала; галим бу элемтәләрне гасырлар дәвамында тасвирлый. Карамзинның матур әдәби тел белән вакыйгаларны ачык һәм образлы итеп сурәтләп язган «Тарих»ы киң катлау укучыларга да аңлашыла һәм Россия историографиясе үсешендә яңа этап була.

Казан университетының (1814) һәм Рус әдәбиятын сөючеләрнең Казан җәмгыяте (1815) әгъзасы.

Әдәбият

Погодин М.П. Н.М.Карамзин по его сочинениям, письмам и отзывам современников: В 2ч. М., 1866;

Бестужев-Рюмин К.Н. Биографии и характеристики. СПб., 1882;

Лотман Ю.М. Сотворение Карамзина. М., 1998.