Биографиясе

1904 елның 15 (28) декабре, Уфа губернасы, Бәләбәй өязе Иске Морас авылы — 1999 елның 26 феврале, Казан.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1935), Татгеолтрестта эшли (1942 елдан управляющие).

1944 елдан ТАССР ХКС каршындагы ягулык сәнәгате идарәсе башлыгы урынбасары, 1946 елдан СССР ФАнең Казан филиалы Геология институтының гыйльми секретаре (1947 елдан нефть һәм газ чыганаклары геологиясе лабораториясе мөдире), 1967 елдан Һиндстанда БМОның нефть буенча эксперты, 1968 елдан СССР ФА Башкорт филиалының Геология институты директоры (1974–1992 елларда консультанты).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре файдалы казылмалар чыганаклары геологиясенә, тектоникага, гидрогеологиягә, инженерлык геологиясенә, карст процессларына карый.

Нефть турында татар телендә беренче популяр брошюралар авторы.

Нефть барлыкка килү һәм аның чыганаклары хасил булуның яңа концепциясен эшләүдә катнаша, Җир кабыгында метаносфера дип аталучы өлешне аерып күрсәтә. Аның тикшеренүләре нефть (Шөгер, Ромашкино һ.б.), «Иж» минераль суы, шулай ук ТР һәм күрше республикаларда руда булмаган файдалы казылмалар, җир асты төче суларының чыганакларын ачуда ярдәм итә.

Удмуртиядә ташкүмер, Мари Республикасында кәгазь сәнәгате һәм төзелеш өчен известь куллану, Казанда грунт сулары биеклеген киметү буенча һ.б. күрсәтмә-тәкъдимнәр эшли.

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре         

Тектоника // Труды КФАН СССР. Сер. геол. 1960. Вып. 5, т. 1;

Размещение нефтяных месторождений Татарии. М., 1970 (автордаш).

Әдәбият        

Малов А.М. Б.М. Юсупов. К., 2006.