Биографиясе

1947 елның 22 апреле, Арча районы Төбәк Чокырча авылы — 2015 елның 22 августы, Казан.

1970 елда Казан төзүче-инженерлар институтын (хәзер Казан архитектура-төзелеш университеты) тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли, 2006 елдан төзелеш материаллары кафедрасы профессоры; төзелеш технологиясе, төзелешне оештыру һәм механикалаштыру кафедрасы мөдире (2007 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре биналар һәм төзелеш корылмаларының сыйфат һәм ышанычлылыгы проблемаларына, төзелеш материаллары җитештерүенең энергия сыешлылыгына, үзле материаллар һәм бетон җитештерүнең нәтиҗәлелеген күтәрүгә карый.

ТЭЦ калдыкларын (көлне) тимер-бетон конструкцияләр һәм эшләнмәләрне серияләп җитештерүдә куллану мәсьәләсен тикшерә (нәтиҗәләре Казан предприятиеләрендә гамәлгә кертелә).

Уйлап табуга 20 авторлык патенты бар.

СССР ВДНХсының көмеш медале белән бүләкләнә (1990).

Хезмәтләре

Методические рекомендации по организации контроля качества на предприятиях стройиндустрии. К., 1995 (автордаш);

Цеолитсодержащие породы Татарстана и их применение. К., 2001 (автордаш);

Химические добавки для модификации бетона. М., 2006 (автордаш).