Биографиясе

1922 елның 1 октябре, Орёл өлкәсенең, Карачевский районы Речица авылы —  2014 елның 1 марты.

Мәскәү нефть институтын тәмамлый (1946).

«Дальнефть» берләшмәсенең җитештерү һәм фәнни оешмаларында (1946–1950): «Эхаби» (Сахалин) комплекслы нефть промыселында баш геолог; «Татнефть»тә: «Бөгелмәнефть» нефть промыселы идарәсендә баш геолог (1950–1960), «ТатНИИнефть»тә директор урынбасары (1960–1961).

1962 елдан Мәскәүдә: СССР фән һәм техника буенча Дәүләт комитеты баш белгече; 1965 елдан СССР нефть сәнәгате министрлыгының Баш геологик идарәсе башлыгы урынбасары; 1975 елдан Мәскәү нефть-химия һәм газ сәнәгате институтында промысел геологиясе кафедрасы мөдире, 1991 елдан профессор.

Фәнни эшчәнлеге

Кудыру скважиналары системасы ярдәмендә катламнарны кисү юлы белән су тутыру кулланып, нефть утырмаларын эшкәртүнең яңа системасын эшләүдә катнаша. Нефть чыганакларын эшкәртүне проектлаштыруны камилләштерүгә, катламнарның эчке басымын тикшерүгә һәм идарә итүгә зур өлеш кертә.

Бүләкләре

Ленин бүләге (1962), СССР ФАнең академик И.М.Губкин исемендәге бүләге (1977, 1983) лауреаты. Ике Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре             

Нефтегазопромысловая геология: Терминол. справ. М., 1983.

Әдәбият           

Мелуа А.И. Геологи и горные инженеры России. М.-СПб., 2000.