Биографиясе

1945 елның 6 гыйнвары, Казан — 2003 елның 26 гыйнвары, шунда ук.

1969 елда Казан авиация институтын тәмамлаганнан соң, Казан моторлар төзү-проектлау бюросында эшли. 1972 елдан Казан педагогия институтының теоретик физика кафедрасында, 1988 елдан информатика һәм хисаплау техникасы кафедрасы мөдире. 1998 елдан Казан техник университетының инженерлык психологиясе һәм педагогика кафедрасында.

Хезмәтләре когерент нурланышның матдә белән үзара тәэсир итешүе, компьютерлаштырылган укыту теориясе һәм технологиясе мәсьәләләренә карый.

Хезмәтләре             

Численный анализ задач оптического и акустического сверхизлучения // Световое и звуковое сверхизлучение. К., 1976;

Параметрическое моделирование в системах автоматизированного обучения и управления. К., 1994.