- РУС
- ТАТ
эпизоотолог, ветеринария фәннәре докторы (1988), профессор (1990)
1939 елның 1 октябре, Чуаш АССРның Канаш районы Урта Кибәч авылы — 1995 елның 16 июне, Иваново шәһәре.
1964 елда Казан ветеринария институтын тәмамлаганнан соң, Красноярск крае Новоселово районында баш ветеринария табибе булып эшли.
1968 елдан Казан ветеринария институтында, 1989–1992 елларда ветеринария эшен оештыру һәм аның икътисады кафедрасы профессоры.
1992–1995 елларда Иваново авыл хуҗалыгы институтының эпизоотология һәм микробиология кафедрасы мөдире.
Хезмәтләре авыл хуҗалыгы терлекләре авырулары вакытында ветеринария чараларының икътисади үтемлелеген өйрәнүгә, ветеринария хезмәткәренең эшен нормалаштыруга, терлекчелек продукциясе җитештерүне интенсивлаштыру шартларында ветеринария хезмәте белән идарә итүгә һәм аның икътисадына карый.
Нормы времени на выполнение ветеринарных работ на животноводческих фермах, комплексах, птицефермах. М., 1984 (автордаш);
Рекомендация по планированию противоэпизоотических мероприятий в свиноводческих комплексах. К., 1985 (автордаш).
Казанская государственная академия ветеринарной медицины (1873–2006 гг.). К., 2006.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.