Биографиясе

1929 елның 31 декабре, Казан — 2000 елның 8 сентябре, шунда ук.

1952 елда Казан университетын тәмамлый.

1955–1960 елларда Ижевск механика институтында эшли, гомуми химия кафедрасы мөдире (1956 елдан).

1960–1997 елларда РФА КГҮнең Органик һәм физик химия институтында, полимерлар химиясе лабораториясе мөдире (1964 елдан), профессор (1972). 1997 елдан Казан технология университеты каршындагы Эластомерлар әзерләү үзәгендә баш фәнни хезмәткәр.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре элемент­органик һәм югары молекуляр кушылмалар химиясенә карый. Диен кушылмаларының оксидлашуын тикшерә. Алюминийны һәм аның эретмәләрен электрохимик металлау ысулын эшли. Күп кенә электрофиль реагентлар кертү-катнаштыру юлы белән Арбузов төркемләүләренең чикләрен киңәйтү мөмкинлеген өйрәнә. Төрле функциональ төркемле фосфорорганик кушылмаларны синтезлый. Арбузов реакциясендәге арадаш продуктларны ачыклый, өч валентлы фосфор кушылмаларының амбидентлыгын һәм реакциягә ике төрле керә алуын өйрәнә. Фосфорның моно- һәм дивинил кушылмалары радикаль полимерлашу теориясен төзи, югары молекуляр фосфорлы полимерлар ала, аларның фән һәм техниканың күп кенә өлкәләрендә кулланылу мөмкинлеген өйрәнә. Янмаучан полимерлар һәм композицияләрне гамәли әзерләүгә һәм теориясен төзүгә өлеш кертә. Элементлы фосфор катнашындагы реакцияләрне системалы өйрәнү Ивановка аларның механизмнары үзенчәлеген ачыкларга һәм беренче мәртәбә гипофосфитлар, диалкилфосфитларның һәм дитиофосфатларның кушылмаларын алуның югары селектив, экологик хәвефсез ысулларын эшләргә мөмкинлек бирә. Оксиэтилендифосфон кислотасын алу ысулы («Химпром» җитештерү берләшмәсендә, Волгоград шәһәре), җепсел полиэфир термостабилизаторлары («Химволокно» җитештерү берләшмәсе, Могилёв шәһәре), «фенол сумаласы»ннан файдалану алымы («Органик синтез» җитештерү берләшмәсе, Казан), изопрен һәм стиролны ингибирлауның яңа ысулы эшләнә һәм гамәлгә кертелә (башкалар белән бергәләп).

Бүләкләре

СССР Дәүләт бүләге лауреаты (1989). Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре             

Реакционная способность производных трёхвалентного фосфора // Успехи химии. 1970. Т. 39, вып. 5 (автордаш);

Радикальная сополимеризация моновинильных производных фосфора // Высокомолекулярные соединения. 1975. Т. 17 (А), № 4 (автордаш);

Белый фосфор и его реакции в условиях нуклеофильного катализа // Журн. общей химии. 1993, Т. 63, вып. 12 (автордаш).