Биографиясе

1921 елның 17 мае, Спас кантоны Бугровка авылы – 1990 елның 10 мае, Казан.

1944 елда Казан университетын тәмамлый.

1947–1963 елларда Казан университеты каршындагы Химия фәнни-тикшеренү институтында.

1963–1985 елларда СССР ФАнең Казан филиалы Органик һәм физик химия институтында табигый кушылмалар лабораториясе мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре скипидардан аерып алына торган терпеннар химиясенә, шуларның реакциягә керә алуына, әверелү механизмнарына, төркемләнүләренә, стереохимиягә карый.

Хезмәтләре     

Об изомеризации бициклических терпеновых окисей в реакции с уксусным ангидридом // Журн. общей химии. 1954. Т. 24, вып. 7 (автордаш);

О восстановлении окиси а (альфа) – пинена и дельта3 – карена // Изв. АН СССР. Отд-ние хим. наук. 1959. № 6 (автордаш);

Окисление 3-карена тетраацетатом свинца в уксусной кислоте // Изв. АН СССР. Сер. хим. 1969. № 12 (автордаш).