- РУС
- ТАТ
эколог, радиобиолог, биология фәннәре докторы (1992), профессор (1992), ТР ФАнең мөхбир әгъзасы (2001)
1954 елның 10 маенда Чүпрәле районы Иске Дуван авылында туа.
1982 елда Казан ветеринария институтын тәмамлаганнан соң, Чүпрәле районының Калинин исемендәге колхозында баш ветеринария табибе булып эшли.
1983–1986 елларда Бөтенсоюз вирусология һәм микробиология ветеринария фәнни-тикшеренү институтында (Владимир өлкәсе, Покров шәһәре).
1986–1998 елларда Белоруссия Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Радиология фәнни-тикшеренү институтында.
1998–1999 елларда «Татарстан кыры» ФҖБндә экология лабораториясе мөдире.
1999–2000 елларда Казан техник университетында Физик-химик процесслар институты директорының фән буенча урынбасары, бер үк вакытта 1999 елдан ТР ФА авыл хуҗалыгы фәннәре бүлегенең гыйльми сәркәтибе, ТР ФАнең экологик мәсьәләләр лабораториясе мөдире.
Чернобыль АЭС һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүдә катнаша.
Хезмәтләре экологик чиста авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүнең теоретик нигезләрен эшләүгә һәм гамәли ысулларын кертүгә, радиацион һәлакәттән соңгы һәм нефть табу индустриясе, нефть-химия сәнәгате тәэсире зоналарында агроэкосистеманың техноген пычрану шартларында продукция бирүче терлекләрне саклауга һәм авыл хуҗалыгы җирләрен яңадан файдалануга тапшыруга карый.
Уйлап табуга 5 авторлык таныклыгы, 2 патенты бар.
Батырлык ордены белән бүләкләнә.
Радиоэкология сельскохозяйственных животных. К., 2000 (автордаш); Радиационные аварии и ликвидации их последствий в агросфере. К., 2004.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.