- РУС
- ТАТ
микробиолог, биология фәннәре докторы (1967), Казакъстан ССР ФА академигы (1983), Казакъстан ССРның атказанган фән эшлеклесе (1971)
1929 елның 16 гыйнвары, хәзер Казакъстан Республикасы Кызыл Урда өлкәсенең Яңа Курган районы Бишарык станциясе – 2010 ел, Казакъстан Республикасы Алма-Ата шәһәре.
Мәскәү университетын тәмамлый (1951).
Казакъстан ССР ФА учреждениеләрендә эшли: 1954 елдан Туфрак белеме институтында (1957 елдан лаборатория мөдире), 1966 елдан микробиология һәм вирусология институты директоры, 1983–1988 елларда Биология фәннәре бүлеге академик-секретаре, профессор (1968).
Хезмәтләре микроорганизмнар экологиясенә, биотехнологиягә карый. Сәнәгать предприятиеләре агынты суларын микробиологик чистартуның фәнни нигезләрен һәм рудадан металларны селтесезләндерүнең бактериаль ысулларын эшли.
Уйлап табуга 25 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.
«Почёт билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Биологическая мобилизация минеральных соединений. А.-А., 1966;
Микробиологические превращения азотсодержащих соединений в почве. А.-А., 1976;
Микробиологические превращения металлов. А.-А., 1984.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.