Биографиясе

1822 елның 23 апреле, Пенза — 1891 елның 27 декабре, Казан.

Казан дини академиясен тәмамлый (1846); 1845 елның гыйнварыннан А.К.Казимбәктә академиянең укыту планына булачак миссионерларны әзерләү өчен кертелгән гарәп һәм татар телләрен өйрәнә.

Бакалавр дәрәҗәсе алгач, академиянең гарәп һәм татар телләре кафедрасына укытучы итеп билгеләнә, ләкин аңа табигать фәннәре һәм яһүд теле буенча лекцияләр уку йөкләнә. 1847 елда Ильминский татар телен яхшырак үзләштерү өчен Татар бистәсенә яшәргә күчә, мәдрәсәгә йөри. 1850 еллар уртасында Петербургка тәрҗемә комитетына күчерелә, 1851 елның июлендә Изге Синод тәкъдиме белән Николай I тарафыннан 3 елга Якын Көнчыгышка (Төркия, Мисыр, Палестина, Сүрия, Ливан) ислам динен һәм Көнбатыш Европа католик миссионерларының мөселман гарәпләр арасындагы эш тәҗрибәсен өйрәнү өчен командировкага җибәрелә.

1854 елдан Казан руханилар академиясендә гарәп һәм татар телләре укыта. Аның Рус Православие чиркәвенең булачак миссионерларын ислам нигезләренә тирәнтен өйрәтергә тырышуы мөселманлыкны пропагандалау итеп бәяләнә. 1858 елның сентябрендә Ильминский, академияне ташлап, Оренбургка китәргә мәҗбүр була, анда 1861 елның ахырына кадәр Оренбург чик буе комиссиясе каршында кече тәрҗемәче булып эшли.

1861 елның декабреннән 1872 елга кадәр Казан университетында (1863 елдан төрек-татар телләре кафедрасында экстраординар профессор), бер үк вакытта 1863–1870 елларда Руханилар академиясендә укыта.

Якын Көнчыгыш илләреннән кайткач (1854), аеруча 1860 елларда, Ильминский Россия империясенең рус булмаган халыкларын – әҗнәбиләрне (беренче чиратта мөселманнарны, ә алар арасында – татарларны) христианлаштыруның форма һәм алымнарын камилләштерү проблемасы өстендә ныклап эшли. Чукындырылган татарларга гыйбадәт кылу өчен чиркәү әдәбияты тәрҗемәләренең аңлаешлылыгын өйрәнү максатында Мамадыш өязе авылларына бара, Казан губернасының Чистай һәм Спас өязләрендә була һәм, православие чиркәвенең миссионерлык эшен тамырдан үзгәртергә кирәк, дигән нәтиҗәгә килә. Үз идеяләрен һәм тәкъдимнәрен тормышка ашыру өчен Ильминский 1864 елда Казан үзәк керәшен-татар мәктәбен ачуга ирешә, соңыннан бу уку йорты Казан һәм күрше губерналарның миссионер мәктәпләре өчен фәнни-методик үзәк ролен үти.

Ильминскийның әҗнәбиләрне христианлаштыру буенча тәкъдимнәре һәм карашлары (кара Ильминский системасы) Россия җәмгыятендә көчле бәхәсләр тудыра, әмма ул Казан укыту округы попечителе П.Д.Шестаковның, халык мәгарифе министры Д.А.Толстойның яклавын таба, Изге Синод һәм Александр II тарафыннан хуплана. 1872 елда Ильминский Казан укытучылар семинариясенә нигез сала, бу семинария татар, чуаш, мордва, мари һәм удмурт миссионер мәктәпләре өчен укытучылар әзерли. Ул ачылгач, Ильминский Казан университетындагы укытучылык эшен бөтенләй ташлый һәм тулысынча семинария эшенә бирелә, гомеренең ахырына кадәр аның директоры булып кала. Миссионерлык эшчәнлегендә Ильминский 1867 елда Казанда оештырылган Изге Гурий борадәрлеге тарафыннан көчле яклау һәм ярдәм ала.

Ильминский миссионер мәктәпләре өчен дәреслекләр һәм уку ярдәмлекләре бастыра: керәшен татарлар өчен кириллица нигезендә әлифбалар, казакъ теле грамматикасы һәм сүзлеге, казакъ мәктәпләре өчен рус телен үзлегеңнән өйрәнү дәреслеге һ.б.; татар теленә Бытие китабын, Матфейдан бирелгән Инҗилне, пасха гыйбадәте текстын һ.б. тәрҗемә итә.

Көнчыгышны өйрәнүдә Ильминский XVI йөзгә караган чагатай әдәбиятының күренекле истәлеге «Бабурнамә яисә Бабур солтан язмалары»н табуы һәм 1857 елда бастырып чыгаруы белән билгеле. Руська монгол ханнары яулары тарихы, Казан ханлыгы, татар, казакъ тел белемнәре тарихы мәсьәләләре буенча язмалар авторы. Аның шәкертләре һәм эшен дәвам итүчеләр арасында В.Т.Тимофеев, казакъ педагог-мәгърифәтчесе И.Алтынсарин (1841–1889), И.Я.Яковлев, Н.А.Бобровников бар.

Шулай ук кара Ильминский алфавиты.

Хезмәтләре

История пророков Рабгузы на джагатайском наречии. К., 1859; Самоучитель русской грамоты для киргизов. К., 1861;

О фактических отношениях между чувашским и тюркским языками // Изв. и уч. зап. Имп. Казан. университета. 1865. Т. 5;

Из переписки по поводу применения русского алфавита к инородческим языкам. Казанская центральная крещёно-татарская школа. К., 1883.

Әдәбият

Знаменский П.В. На память о Николае Ивановиче Ильминском. К., 1892;

Рождествин А. Николай Иванович Ильминский и его система инородческого образования в Казанском крае. К., 1900;

Николай Иванович Ильминский: Сб. статей. К., 1916;

Библиографический словарь отечественных тюркологов. Дооктябрьский период. М., 1989.         

Автор — Г.С.Сабирҗанов