- РУС
- ТАТ
агрохимик, агроном-үсемлекчелек белгече, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы (1952), профессор (1952)
1905 елның 17 марты, хәзерге Аксубай районы Сөнчәле авылы – 1978 ел, Ярославль шәһәре.
Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый (1930).
1930–1946 елларда Казан селекция станциясенең агрохимия бүлеген җитәкли.
Ульяновск (1946–1955) һәм Ярославль (1955–1957) авыл хуҗалыгы институтларында, Башкорт университетында (1957–1962), Казан педагогия институтында (1962–1965) укыта.
1966–1970 елларда СССР ФА Биология институтының Башкорт филиалында.
Татарстанның төрле туфракларында авыл хуҗалыгы культураларының кертелгән ашламаларны үзләштерүен өйрәнү буенча массакүләм тәҗрибәләр оештыра.
Хезмәтләре агрохимиягә (ашламалар куллану), игенчелек һәм үсемлекчелеккә карый.
Удобрения и гербициды // Уч. зап. Казан. пед. института. К., 1968. Вып. 58.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.