Биографиясе

1917 елның 12 марты, Псков губернасы, Святогорск өязе Загоски авылы — 2002 елның 20 марты, Казан.

Псков педагогика институтын (1939), Казан университетын (1945) тәмамлый.

1945 елдан Чуаш педагогика институтының геология кафедрасын җитәкли. 1951–1997 елларда Казан университетында.

Урта Идел геология идарәсенең консультанты (1945 елдан).

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Фәнни эшчәнлеге

СССР геологик картасының бер өлеше булган Идел-Урал геологик картасы авторларының берсе (1976).

Югары Пермь утырмаларының җентекле стратиграфик схемасын төзи, Татар ярусы утырмаларын 3 өлешкә бүлә, Казан ярусында Бөгелмә горизонтын, Татар ярусында Вятка горизонтын билгели.

Кызыл төстәге континенталь утырмаларның беренче генетик классификациясен төзи, палеозой утырмаларында палеотуфраклы фасцияләрне беренче булып билгели.

Татарстан территориясендә бакырлы һәм битумлы фасцияләр миграциясенең закончалыгын ачыклый.

Урал алдыннан һәм Каспий буеннан Рус платформасына нефтьнең ерак миграциясе юлларын һәм чикләрен билгели, кызыл төстәге континенталь утырмаларны өйрәнү методикасын һәм палеотектоник анализ ысулын эшли.

Бүләкләре

2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, 3 нче дәрәҗә Дан орденнары белән бүләкләнә.

Хезмәтләре             

Татарской ярус центральных и восточных областей Русской платформы: В 2 ч. К., 1962–1963;

Методика историко-геологического анализа на примере ... Волго-Уральской антеклизы. К., 1985.