Биографиясе

1938 елның 1 апреле, Буа районы Кайбыч авылы — 2013 ел.

1964 елда Казан ветеринария институтын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли, 1979 елдан патоанатомия кафедрасы мөдире, профессор (1980), бер үк вакытта 1988–1999 елларда ректор.

Патоморфология һәм иммуноморфологиядә яңа юнәлешкә нигез салучы. Хезмәтләре бруцеллёз, туберкулёз, себер түләмәсе патоморфологиясе патогенезына һәм иммуноморфологиясенә карый.

Уйлап табуга 5 патенты бар.

Хезмәтләре             

Патологоанатомическая диагностика болезней крупного рогатого скота. М., 1991 (автордаш);

Туберкулёз сельскохозяйственных животных. К., 1992 (автордаш);

Патологическая анатомия сельскохозяйственных животных. М., 1999;

Туберкулёз крупного рогатого скота. К., 2000 (автордаш).

Әдәбият           

Казанская государственная академия ветеринарной медицины (1873–2006 гг.). К., 2006.