1949 елның 18 ноябрендә Арча районының Иске Кырлай авылында туган.

Казан педагогия институтын (1983 ел) тәмамлый.

1972-1982 елларда Казанда мәдәният йортларында концертмейстер.

1982-1993 елларда «Татарстан» дәүләт телевизион һәм радиотапшырулар компаниясендә радиотапшырулар директоры, бүлек мөдире (1987-1993 еллар).

1993-1996, 2001-2005 елларда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппараты референты.

1996-2001 елларда-Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары ярдәмчесе.

2005-2015 елларда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе башлыгы.

2015-2019 елларда «Гасырлар авазы – Эхо веков» журналының баш мөхәррире.

ТР Дәүләт премиясе лауреаты (2011). Медальләр белән бүләкләнә.