Биографиясе

1911 елның 21 октябре, Казан — 1971 елның 17 ноябре, Алма-Ата.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1932), Казакъстан университетында (Алма-Ата): умырткасызлар зоологиясе кафедрасы мөдире (1945–1954), проректор (1949–1954), 1961 елдан үзе оештырган гидробиология һәм ихтиология кафедрасы мөдире.

Хезмәтләре Казакъстан сулыкларындагы хайваннар дөньясына, Арал диңгезе умырткасызларының биол. үзенчәлекләренә карый. Хөсәенова җитәкчелегендә Талас һәм Или елгалары бассейннарына, күлләренә комплекслы тикшеренүләр үткәрелә, аларның биопродуктлылыгы билгеләнә, азык запасларын арттыру юллары тәкъдим ителә.

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары; Казакъстан ССР ЮС Президиумының Мактау грамоталары белән бүләкләнә.

Хезмәтләре   

Планктон затона (Аракчинского), его состав и сезонные изменения. К., 1936; 

Биологические особенности некоторых массовых донных кормовых беспозвоночных Аральского моря. А.-А., 1958; 

Генезис донной фауны Аральского моря // Сборник работ по ихтиологии и гидробиологии. А.-А., 1959. Вып. 2.

Әдәбият     

Казахская ССР: Краткая энцикл. А.-А., 1989. Т. 3.