- РУС
- ТАТ
зоотехник, биология фәннәре докторы (1996), профессор (1997), ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (1995)
1945 елның 15 августы, Алексеев районы Кыр Шонталысы авылы — 2013 елның 21 мае, Казан.
Казан ветеринария институтын (хәзер Казан ветеринария медицинасы академиясе) тәмамлый (1977).
1969–1984 елларда ТАССР Авыл хуҗалыгы министрлыгында эшли, 1981 елдан министр урынбасары.
1984 елдан халык депутатларының Арча район советы башкарма комитеты рәисе.
1986 елдан Питрәч районында: КПСС райкомы 1 нче секретаре, халык депутатларының район советы башкарма комитеты рәисе (1990 елдан).
1991 елдан «Казан ит комбинаты» АҖ генераль директоры.
Пенза өлкәсенең авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры (1999).
РФ Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе (2000 елдан), РФ Федерация Советы әгъзасы (2003 елдан).
Казан һөнәри-педагогия көллияте директоры урынбасары (2006 елдан),
Социаль һәм гуманитар белем институты проректоры (Казан, 2009). Хезмәтләре экология мәсьәләләренә карый.
1985–1995 елларда ТАССР, ТССР, ТР ЮС депутаты.
«Почёт билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Резервы высокопродуктивного стада. К., 1987 (автордаш);
Микробиологические среды. К., 1999 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.