Биографиясе

1979 елның 13 августында Башкортстан Республикасының Октябрьский шәһәрендә туа.

Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясен (2003) һәм Россия Федерациясе Президенты карамагындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясен (2024) тәмамлый.

1996–2000 елларда Октябрьский шәһәренең музыка училищесында педагог.

2000–2003 елларда Казан шәһәре Совет районының 93 нче гимназиясендә өстәмә белем бирү педагогы.

2003 елдан Казан дәүләт мәдәният институтында: кафедрада ассистент, социаль-мәдәни эшчәнлек факультеты деканы урынбасары (2004), өлкән укытучы (2007), доцент (2008), профессор (2013), уку-укыту эшләре буенча проректор (2015–2018), ректор вазифаларын башкаручы (2018–2020), ректор (2020 елдан).

Бер үк вакытта, 2003–2004 елларда, Казан шәһәре Мәгариф идарәсенең мәгълүмат-диагностика үзәгендә методист; 2004–2005 елларда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының административ-идарәчелек хезмәтендә баш мөхәррир.

Мәгарифне мәгълүматлаштыру академиясе әгъзасы (2015).

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы карамагындагы Иҗтимагый совет әгъзасы (2016).

"Казан мәдәният һәм сәнгать университеты хәбәрчесе" ("Вестник Казанского университета культуры и искусств") журналында редакция коллегиясе рәисе һәм "Тормыш иминлеге фәнни үзәге хәбәрчесе" (Вестник НЦБЖД") журналында баш мөхәррир урынбасары.

"Тормыш иминлеге фәнни үзәге" ДБУ директоры (2008 елдан).

"Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Казан җирле бүлекчәсе секретаре (2024).

"Татарстан – яңа гасыр" – "Татарстан – новый век" республика иҗтимагый хәрәкәтенең Югары советы әгъзасы (2020).

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының  Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты каршындагы экспертлар советы рәисе (2023).

Татарстан Республикасының Югары уку йортлары ректорлары советы рәисе урынбасары (2023).

ТР Фәннәр академиясенең "Тормыш иминлеге фәнни үзәге" аерымланган структур бүлекчәсе җитәкчесе (2024).

ТР Фәннәр академиясенең Социаль-икътисади фәннәр бүлеге академик-секретаре (2024).

Фәнни эшчәнлеге

Төп хезмәтләре өзлексез һөнәри белем бирү системасында тормыш иминлеге өлкәсендә компетенция формалаштыру буенча белгечләрне психологик-педагогик әзерләү проблемасына, шулай ук тәрбияләү һәм белем бирүнең социаль-философик һәм психологик-педагогик аспектларына багышлана.

238 публикация һәм 3 патент авторы.

Р.Әхмәдиева катнашында "Мәдәният" милли проектының "Иҗат кешеләре" федераль проекты кысаларында Казан дәүләт мәдәният институтының мәдәният өлкәсендәге иҗади һәм идарәче кадрларның квалификациясен күтәрү һәм өзлексез белем бирү үзәге, "Фән һәм университетлар" милли проектының "Фәнни тикшеренүләр һәм кадрлар әзерләү өчен инфраструктураны үстерү" федераль проекты кысаларында Казан дәүләт мәдәният институты җирлегендә Инжиниринг үзәге, Прототиплаштыру үзәге ачыла.

Бүләкләре

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы (2007), мәгариф өлкәсендә РФ Хөкүмәте (2014) бүләкләре лауреаты.

"Балалар турында кайгырткан өчен" ордены (2011), медальләр белән бүләкләнә.

Үзбәкстан Дәүләт сәнгать һәм мәдәният институтының мактаулы профессоры (2023).

"Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият" номинациясендә диплом лауреаты (2024).

Хезмәтләре

Подготовка специалиста к обеспечению безопасности жизнедеятельности детей на дорогах в системе педагогического образования. Монография. Казань, 2010.

Подготовка компетентного участника дорожного движения в системе непрерывного образования (на примере Республики Татарстан). Монография. Казань, 2011.

Формирование безопасности жизнедеятельности на дорогахкак компетенции будущего специалиста. Монография. Казань, 2011.

Цифровизация сферы образования как фактор инновационного развития вуза. Социально-культурная деятельность: векторы исследовательских и практических перспектив. Казань, 2021

Социально-культурная деятельность в пространстве современного мира: технологии прорывов и сохранение традиций. Казань, 2022.

Современная цифровая среда вузов культуры. Казань, 2023.

Векторы развития научно-исследовательской деятельности Казанского государственного института культуры // Вестник ФГБОУ ВО «Казанский государственный институт культуры». Казань, 2024.