Биографиясе

1928 елның 22 мае, БАССРның Калтасы районы Яңа Берёзовка авылы — 2001 елның 22 июле, Казан.

Казан университетын тәмамлый (1952).

1957–1986 елларда СССР ФА Казан филиалының Тел, әдәбият һәм тарих институтында эшли.

Болгар, Суар, Җүкәтау шәһәрлекләрендә, Казан Кремлендә, Татарстан һәм Мари АССРның, Ульянов өлкәсенең борынгы һәм урта гасырлар авыллыкларында тикшеренүләр уздыра.

Хезмәтләре Болгар тарихына һәм болгарларның һөнәрчелек җитештерүенә карый. «Татарстан Республикасының археологик картасы»н («Археологическая карта Республики Татарстан», т. 1–6, 1981–1990) төзүдә катнашуы өчен ТР Дәүләт бүләгенә лаек була (1994).

Хезмәтләре

Археологические памятники у села Рождествено. К., 1962 (автордаш); 

Керамика памятников Волжской Булгарии. М., 1984.

Әдәбият

Старостин П.Н., Хузин Ф.Ш., Шарифуллин Р.Ф. Видный археолог-булгаровед (к 65-летию Т.А.Хлебниковой) // Археология Волжской булгарии: проблемы, поиски, решения. К.,1993; 

Археологи Волго-Уральского региона. Уфа, 2002.

Автор — Ф.Ш.Хуҗин