Биографиясе

1938 елның 12 апрелендә Чистай шәһәрендә туа.

Казан университетын тәмамлый (1962), Көнбатыш Себер геология идарәсендә эшли (1965 елга кадәр, Кемерово өлкәсенең Новокузнецк шәһәре).

1968–2011 елларда Казан педагогия институтында, физик география һәм геология кафедрасы мөдире (1985–2011).

2011 елдан Казан университетының Экология һәм география институтында география һәм төбәкне өйрәнү кафедрасы профессоры.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре табигыять белеме философиясе мәсьәләләренә карый.

Гомуми теорияләр системасын тәшкил итүче иерархик системаларның гомумфәнни теориясен тәкъдим итә. Хәкимов тарафыннан үсеш теориясе һәм методологиясе, динамика һәм төрле дәрәҗәдәге катлаулы системаларны модельләштерү тикшерелә, алар нигезендә геологик, географик, биологик һәм социологик объектларны структуралы оештыру өйрәнелә.

Иҗаты

Балалар һәм яшүсмерләр өчен хикәяләр, үзәк журналларда басылган, илкүләм һәм халыкара күргәзмәләрдә тәкъдим ителгән табигать турындагы фотографик хезмәтләр авторы.

РФнең Мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2004).

Хезмәтләре

Наедине с природой. К., 1979; 

Моделирование иерархических систем: теоретические и методологические аспекты. К., 1986 (автордаш); 

Диалектика иерархии и неиерархии в философии и научном знании. К., 2007.