Биографиясе

1895 елның 8 ноябре, Казан өязенең Кысна авылы — 1977 елның 1 декабре, Казан.

1933 елда Татар педагогия институтын тәмамлый.

1938–1941 елларда Татар укытучылар белемен күтәрү институтында эшли, аннан соң ТАССР Үзәк музеенда бүлек мөдире.

1944–1965 елларда СССР ФАнең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында.

Хезмәтләре татар әдәбияты тарихына, З.Һади, Г.Камал, Ф.Кәрими, С.Рәмиев, М.Гафури иҗатларына карый. Г.Тукай (т. 1–2, 1943–1948), К.Насыйри (1953), Ф.Әмирхан (т. 1–2, 1957–1958), Г.Толымбайский (1959), Ф.Сәйфи-Казанлы (1960) хезмәтләренең җыентыкларын басмага әзерләүдә катнаша.

Хезмәтләре

ХХ йөз башында татар әдәбияты. К., 1954 (автордаш); 

Фатих Әмирхан. К., 1961; 

Галиәсгар Камал. К., 1969.

Әдәбият

Әдипләребез: Биобиблиогр. белешмәлек. К., 2009. Т. 2.