Биографиясе

1930 елның 1 гыйнвары, Минзәлә кантоны Пучы авылы — 2020 елның 19 июле, Казан.

Казан университетын тәмамлый (1952).

1955 елдан Тубыл педагогия институтында, 1959 елдан Башкорт университетында. 1972–2011 елларда Татар гуманитар-педагогия университетында (1972–1991 елларда татар әдәбияты кафедрасы мөдире).

Хезмәтләре әдәбият теориясенә, хәзерге заман татар прозасына, Г.Тукай, Ш.Бабич, Г.Ибраһимов, Ш.Камал, Һ.Такташ, М.Җәлил, С.Кудаш, Ф.Хөсни, М.Әмир, Ә.Еники һ.б. әдипләрнең иҗатларына карый.

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Мирсәй Әмир. К., 1964; 

Эпик жанрлар. К., 1973; 

Духовный мир героя: психологизм в современной татарской прозе. К., 1981; 

Әдәбият теориясе. К., 2000; 

Мөлкәтебезне барлаганда. К., 2003.

Әдәбият  

Якупов К. Җитди теоретик хезмәт // Мирас. 2002. № 11.