Биографиясе

1907 елның 9 марты, Казан губернасы, Казан өязе Казанбаш авылы — 1995 елның 5 апреле, Казан.

Казан педагогия институтын тәмамлый (1941).

1930 елларда «Кызыл Татарстан» газетасы редакциясендә эшли.

1941–1943 елларда Казанда ВКП(б)ның Совет район комитетында пропагандист, 1944–1947 елларда ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитетында мәдәният секторы мөдире.

1950–1990 елларда СССР ФА Казан филиалының Тел, әдәбият һәм тарих институтында.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре 1905—1907 еллар революциясе тарихына, татар милләте формалашуы мәсьәләләренә карый.

«Татар буржуаз милләте формалашу» («Формирование татарской буржуазной нации», 1977) монографиясендә ил тарих фәнендә беренче мәртәбә татарларда капиталистик мөнәсәбәтләр үсешенең төп этаплары, татар милләте формалашуның үзенчәлекләре һәм этаплары үзара бәйләнештә карала, милләтнең төп билгеләре (территория, тел, икътисад, милли мәдәният һәм психология) оешу процессы күрсәтелә.

(«Революционер-интернационалист: Большевик Хөсәен Ямашевның тормышы һәм эшчәнлеге» («Революционер-интернационалист: Жизнь и деятельность большевика Хусаина Ямашева», 1971) монографиясе өчен ТАССР Журналистлар берлегенең Х.Ямашев исемендәге Республика бүләгенә лаек була.

Хезмәтләре

Революция 1905 — 1907 гг. в Татарии. М., 1965; 

Большевистская газета «Урал». К.,1967; 

Казань в годы первого штурма царизма. К., 1985; 

Садык Сагеев. К., 1987.